Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кызлары “ВИА Гра” өчен көрәшкә чыга

"Хочу в "ВИА Гру" талант шоусы НТВ каналы буенча 6 сентябрьдә 20.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Шоуда Нурлат кызлары - Наталья Полуэктова һәм Эльвира Әбделманова катнашуын хәбәр иткән идек инде. Наталья Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, Мәскәүдә эшли. Анда ул Татьяна Буланова белән таныша һәм нәкъ менә Россия йолдызы якташыбызны яңа проектка тәкъдим итә дә инде. Ә икенче якташыбыз Эльвира исә быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, "Татарстан чибәре - 2013" Республика конкурсының "Иң талантлы" титулы иясе булырга өлгергән иде. Аны бу проектка абыйсы Тимур өндәгән булган. Эльвираның әнисе Халидә Әбделманова хәбәр итүенчә, кызлар 22 августтан инде Киев шәһәрендә шоуга әзерлек үтәләр икән. Әнисе Эльвира белән берничә тапкыр телефоннан сөйләшергә өлгергән инде.
- Эшебез тыгыз, 13әр сәгать шөгыльләнәбез, - дигән Эльвира. - Һәр катнашучыны аерым образга кертәләр. Хәзер инде үз образыбызда "яшәргә" өйрәнеп киләбез, - дип хәбәр иткән.
Сүз уңаеннан, Халидә ханым яз көне Киевка, кастингка кызы белән үзе дә барган булган.
- Катнашучылар бик күп иде, - ди Халидә ханым.- Довженко исемендәге киностудиядә сайлап алу ярышы 3 көн барды. Эльвирага өченче көнне генә төнге 3.30да чыгыш ясарга туры килде. Кызым проектта җиңәрме - юкмы, билгесез. Әмма аның шулкадәр катнашучы арасында үзенә игътибар җәлеп итүе дә безнең өчен зур уңыш дип саныйм.
Хәзер катнашучы кызларыбызның әти - әниләре, якыннары гына түгел бөтен Нурлат халкы зур кызыксыну белән нәтиҗәләрне көтә һәм аның уңышлы булуы өчен җан атып яши. Шуңа җомга көнне НТВ каналын кабызучылар күп булыр дип уйлыйбыз. Әле бит "Хочу в "ВИА ГРУ" күңел ачу проекты гына түгел икән, талант - шоуда гади кызларны мегайолдызлар дәрәҗәсенә күтәрү турында сөйлиячәкләр ди.
Якташ кызларыбызның үз көчләренә ышанычы зур булса да супер уңышлы коллективка эләгү - эләкмәвен тамашачылар хәл итәчәк. Тавыш бирүдә нурлатлылар гына түгел бөтен Татарстан җанатарлары да бердәм булыр дип өметләнәбез. Шуңа да җомга көнне 20.30да НТВ каналын кабызырга һәм якташларыбыз өчен тавыш бирергә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат