Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кызларына шоуда катнашырга сәләтләре булышкан

Нурлат кызлары Наталья Полуэктова һәм Эльвира Әбделманова катнашындагы "Хочу в ВИА ГРУ" реалити-шоусын НТВ каналыннан һәр җомга саен 1,5 ай дәвамында күрсәтәчәкләр.

Талантлы Нурлат кызларының икесе дә барлык этапларны үтеп финалга кадәр җиттеләр. Эльвира Әбделманованың әнисе Халидә апа әйтүенчә, якташыбыз әле проектта калган икән.
- Реалити - шоуда кем каласы билгеле, - дип яза безгә "В Контакте" сайтында тагын бер якташыбыз Наталья Полуэктова. - Шулай булса да, без гади Нурлат кызлары шоуга акчасыз, бернинди ярдәмсез, бары үзебезнең талант белән үттек. Һәм финалга кадәр җитүебезгә сөенәбез.
Съемкалар алдан ясалган булса да, эфир соңрак башлана ди. Нурлат кызлары катнашындагы программа бүген 13 сентябрьдә 20.30 сәгатьтә эфирга чыгачак икән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X