Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кызы “ВИА Гра”ны терелтмәкче

"Хочу в ВИА ГРУ" яңа реалити-тамашасында Нурлат кызы Наталья Полуэктова да катнаша.

Наталья кастингны узган, хәзер ул көз көне уздырылачак реалити-шоуга әзерләнә. Заманында Нурлат Балалар сәнгать мәктәбендә укыган кыз Казан Мәдәният һәм сәнгать академиясендә белем алганда Россиянең һәм Татартанның халык артисткасы Венера Ганиева куластында шөгыльләнә. Аннан Мәскәүгә юл ала. Язмыш монда аны Россиянең атказанган артисткасы Татьяна Буланова белән очраштыра. Әлеге проектка Нурлат кызын тәкъдим итүче дә нәкъ Татьяна Буланова ди.
Константин Меладзе 2012 елның 1 гыйнвареннан "ВИА ГРА" төркеменең таралуы турында хәбәр иткәч, халык арасында бик зур иҗтимагый резонанс туган иде. Шуңа коллективны яңа состав белән җыярга булганнар. Кызларны сайлау телешоу кысаларында барачак. Анда Константин Меладзе мең кыз арасыннан тамашачылар белән бергә коллективның булачак иң яхшы 3 катнашучысын сайлап алачак. Шулар арасында Нурлат кызы Наташа Полуэктова булуын теләсәгез, аны яклап тавыш бирүдә катнаша алачаксыз. Монысын инде тавыш бирү башлангач хәбәр итәчәкбез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат