Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кызының Кыш Бабайга язган хыяллары чынга аша

Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе укучысы Камилла Абрамованың хыялы тормышка ашты. Ул Кыш Бабай бүләге - фигуралы шуу өчен тимераякка ия булды.

- Яңа ел бүләге турында күптәннән хыяллана идем, - ди мәктәпнең 2Б сыйныфы укучысы Камилла. - Тимераякка басып карыйсым, яшьтәшләрем кебек үк түгәрәккә йөрисем килде. Яңа ел алдыннан әнием белән бергәләп Кыш Бабайга хат юлладык.
Кызның теләген Кыш Бабайның "ярдәмчесе" - район башлыгы Равил Кузюров тормышка ашырган. Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче Камиллага ул бүләк кенә ясап калмады, ә "Ледок" Боз сараенда тимераякта шуу мөмкинлеге дә тудырды. Бүләкләрне Камиллага район мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов һәм "Ледок" Боз сарае директоры Марсель Садыйков тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат