Нурлат лидерлары Республика конкурсында катнашты
Районның 4 мәктәбеннән - балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмалары җитәкчеләре - Эльмира Борһанова (2 мәктәп), Людмила Ярунгина (Якушкино), Гөлия Билданова (Фома) һәм Анна Совчук (Иске Чаллы) Республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләренең "Лидер - 2014" конкурсында катнашып кайттылар.
Чара 30 марттан 3 апрельгә "Идел" яшьләр үзәгендә узды. Конкурс кысаларында лидерлык сыйфатларын ачыклаучы конкурслар, социаль проектлар, норматив - хокукый документлар белән эшләү буенча квест һәм багшка оештырылган. Ә кичә нурлатның яшь лидерлары "Казан" Гранд Отелендә җиңүчеләрне котлау чарасында катнашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев