Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар йортында “Дәрт” командасы “Яшьлек” белән көч сынашты

Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар йлортында кече Сабантуй узды.

"Бары бергә һәм алга!" дигән девиз астындагы бәйрәм интернат -йортның алма бакчасында үтте. Чараны оештыручылар районның инвалидлар оешмасы әгъзалары һәм интернатта яшәүчеләр өчен спорт ярышлары оештырдылар. Ә катнашучылар үзләренең сәламәтлекләренә һәм яшьләренә карамастан өлгерлек, тизлек, тапкырлыкларын күрсәттелә. Командаларның ярышына бәяне интернат йорт директоры Евгений Савинов һәм социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева бәяләде.
- Бүген бирегә олы яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләр җыелды, - ди Ирина Геннадьевна. - Мондый чаралар биредә еш уза. Шуңа да без инвалидлар оешмасы җитәкчесе Евгений Кузьмичка рәхмәтле.
Саф һавада узган чарада катнашучылар өлкәннәр өчен әлеге чараның мөһимлеген тагын бер кат ассызыкладылар. Бәйрәм алма бакчасында әзерләнгән мул табыннар артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат