Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат өлкәннәре котлаулар кабул итәләр

Кичә, 10 февральдә, район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Хәйруллин, Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина озын гомерле нурлатлыларны котладылар.

Беренче булып котлаулар кабул иткән Минзиннәт Бәшәрованың исеме нурлатлыларга яхшы таныш, ул балачактан Ленинград камалышы михнәтләрен кичергән. Бу көнне Минзиннәт Сәмигулла кызына 80 яше һәм камалышны өзүнең 70 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербург губернаторы исеменнән истәлек медале, район җитәкчелегеннән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Бу көн тыл хезмәткәре Варвара Ишмуллина өчен дә истәлекле булды. 90 яшен тутыручы тыл ветеранына бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавы җиткерелде, район җитәкчелеге исеменнән шулай ук бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәр мондый игътибар һәм җылы теләкләрдән канәгать калдылар, кунакларга сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат