Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат макиж остасы Россиякүләм ярышта чыгыш ясый

Бүген һәм иртәгә Мәскәүдә уза торган КиЭкспо күргәзмәсе кысаларында перманент макияжы буенча Россиянең ачык чемпионатында Studio Effect салонының перманент макияжы остасы Татьяна Стручкова катнаша.

"Контур века" конкурсы - пермамент макияжы осталарының Россиядәге иң зур ярышы. Ярышлар эстетик дермопигментация белгечләре җәмгыяте ярдәмендә оештырыла. Якташыбыз бу конкурста беренче генә катнашмый икән инде. Узган ел Татьяна Үзәк федераль округның сайлап алу турында призлы III урын алган, моннан тыш, ул "Идея актуальлеге" махсус номинациясендә җиңүче булган. Генераль мәгълүмати иганәче "KOSMETIK international" журналы аңа еллык әбунә бүләк иткән булган икән.
- Эшемнең идеясе жюри әгъзаларына ошады, - ди Татьяна. - Мин аны актуаль тенденцияләр һәм матурлык турындагы заманча күзаллауларны истә тотып эшләгән идем. Быел да җиңүгә өмет тотам.
Без дә ярыш нәтиҗәләрен сөенеп хәбәр итәрбез, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат