Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мәктәпләре директорлары ГТОга әзерләнә

Район мәктәпләрендә ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге сессия тәмамланды.

Бу чорда ГТО сынавы аша 4635 укучы узды. Мәгариф бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, нормативларны 664 укучы - "алтын", 1154е - "көмеш" һәм 1758е "бронза" дәрәҗәгә тапшырган. Барлык укучыларны 4 проценты исә көзге сессияне үтә алмаган. Әмма мәгариф бүлеге методисты Наталия Хәмидуллина әйтүенчә, алар нормативларны кышкы, язгы сессияләрдә дә тапшыра алачак икән әле.
- Гомумән алганда, район укучылары ГТОны әйбәт таршырды дияргә була, - дип саный Наталия Николаевна. - Мисал өчен, Иске Чаллы, Егоркино, Елаур, Яңа Иглай, Чулпан, Якушкино һәм Каравыл Тавы мәктәпләренең барлык укучылары да бу сынауны ютә алды. Шәһәрдә исә 2нче, 3нче һәм 8нче мәктәпләр алдынгы.
ГТО нормалары кертелү белән мәгариф учреждениеләрендә физкультура-спортка мөнәсәбәт тагы да җитдиләнде. Мәсәлән, хәзер һәр мәктәптә, балалар бакчасында иртәнге гимнастикалар үткәрелә, спорт секцияләре һәм түгәрәкләрнең саны арткан, флешмоб биючеләрнең сизелерлек артуы да ГТО нормаларын тапшыруга үзенең уңай йогынтысын ясаячак, дип саный физкультура укытучылары. Декабрь аенда Казаннан килгән белгеч ГТО буенча кыска вакытлы курсалр үткәрәчәк әле. Бу укуларны районның барлык физкультура һәм ОБЖ укучылары да узачак. Ә 26 ноябрьдә барлык мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен дә сынау көне булыр, мөгаен. Бу көнне директорлар киңәшмәсе кысаларында районның барлык мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләрннән ГТО нормаларын тапшырту планлаштырылган. Бу сынаудан мәгариф идарәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре дә читтә калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ГТО