Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

НУРЛАТ МӘКТӘПЛӘРЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ

2 февральдә районда балаларны беренче сыйныфка алу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Быел гаризалар ике этапта кабул ителәчәк. Мәктәпкә беркетелгән микрорайоннарда яшәүчеләр өчен ул 30 июньгә, башкалар өчен 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр барачак (буш урыннар булган очракта). Хәзер баланы беренче сыйныфка кабул итү буенча гаризаны мәктәпкә шәхсән үзең барып кына түгел, ә дәүләт хезмәтләре порталы аша биреп була. "Образование" бүлегендә гариза формасы һәм укыту шартлары буенча тиешле мәгълүматны алырга мөмкин. Ата-аналар шулай ук гаризаларны карау нәтиҗәләрен дә күзәтеп бара ала. Гаризалар кабул итү барышы турында без шәһәр мәктәпләренең берсендә кызыксындык.
- Быел беренче сыйныфка 75 бала алып, 3 параллель комплектларга планлаштырабыз, - ди 4нче мәктәп директоры урынбасары Алсу Газизова. - Хәзергә 27 гариза керде. Ата-аналар гаризаларны асылда электрон юл белән бирә. Класслар комплектлануга, әзерлек дәресләре башланачак. Коллективка әзерлекләре төрле дәрәҗәдәге балалар килүен истә тотып, киләчәктә яхшы укучы һәм артта калучыларга бүленеш килеп чыкмавына аерым игътибар биреләчәк. Моның өчен балалар белән психолог та эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Мәктәп