Шәһәрнең 4 мәктәбе каршындагы мәйданнар юл хәрәкәте иминлегенең барлык дәүләт таләпләренә туры китерелеп җиһазландырылачак.
- Бу эшләр шәһәрнең 4нче мәктәбе һәм "Әкият" балалар бакчасы, 2нче, 3нче мәктәпләре һәм "Чык тамчысы" балалар бакчасы каршындагы юлларда алып барылачак, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов. - Алда телгә алынган мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре каршында светофорлар, юл билгеләре һәм тизлекне чикләүче бордюрлар урнаштыру эшләрен яңа уку елы башланганчы төгәлләргә планлаштырабыз.