Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мәктәпләрендә иминлек дәресләре үтә

Укучыларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү максаты белән 125нче янгын часте хезмәткәрләре уку елы башлануның беренче көннәреннән үк район һәм шәһәр мәктәпләренә чыкты.

- Сентябрьдән алып майгача балалар көннәрен мәктәптә, парта артында уздыра. Бу чорда балаларның иминлеге - без олылар өчен беренчел мәсьәлә булып тора, - ди 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин. - Традиция буенча, без янгынга каршы служба хезмәткәрләре мәктәпләргә чыгып, кагыйдәләрне искә төшерәбез.
Мондый дәресләрдә педагоглар һәм укучылар эвакуация тренировкасында да катнашалар, заманча янгын җиһазлары белән танышалар, кыскасы, имин тормыш өчен шактый мәгълүмат туплыйлар.
Гимназиядә яңгыраган сирена тавышына барлыгы 500дән артык укучы һәм 50ләп педагог биш минут эчендә урамга чыгып басарга өлгердел.
- Без мондый өйрәнү укуларын аена ике тапкыр уздырабыз, - ди гимназия директоры Владимир Кашкаров. - Шуңа да балалар мондый эвакуацияләргә күнгән. Бүген без аларга янгыннарның сәбәпләре һәм алардан ничек саклану турында аңлату эшләре үткәрәбез.
Өйрәнү дәресе барышында янгын часте хезмәткәрләре суда сак булу чаралары турындагы кагыйдәләрне дә искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат