Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мәктәпләрендә “Код сәгате” узды

Нурлатның 3нче мәктәбендә күптән түгел "Россиядә код сәгате" акциясе үтте.

Шул рәвешле, нурлатлылар бөтен илдәге 10 миллион укучылар һәм педагоглар сафына кушылдылар, алар барысы да бу көннәрдә "Бөтендөнья код сәгате" халыкар акциясендь катнашалар. Бу чара яшьләрнең мәгълүмати технологияләргә, шулай ук информатика һәм программалаштыруны өйрәнүгә кызыксынуын арттыру, ИТ-белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Акция Информатика көненә багышлана, ул Россиядә 4 декабрьдә билгеләп үтелде. Бу чараны РФның Мәгариф һәм фән министрлыгы ВКонтакте, Касперский лабораториясе, Майкрософт, 1С, Дневник.ру, Акронис кебек әйдәп баручы IT-компанияләр катрашында оештырды.
"Россиядә код сәгате" акциясен үткәрү өчен 3нче мәктәптә башта проектлар төзү өчен командалар булдырдылар, аларның һәркайсына бирем бирелде. Мисал өчен, 3-4нче сыйныф укучылары рәсемнәр конкурсында катнаштылар, 5-6нчы сыйныфлар флеш-моб үткәрделәр, 7-9нчылар мәктәп фойесын чараның атрибутлары белән бизәделәр. 8б һәм 11а сыйныфлары информатика дәресләрендә ИТ-һөнәрләр буенча үз проектларын якладылар, 11нче сыйныф укучылары челтәр технологияләрен файдаланып проект эшләделәр. 10нчы сыйныфның кайбер укучылары педагоглар һәм укучылар арасында тестлаштыру уздырдылар, ИТ өлкәсеннән төрле сораулар бар иде, моннан тыш, "Программалаучы буласым килә" тәкъдир итүен һәм "ИТ-һөнәрләр" видеоролигы ясадылар. Информатика укытучылары "Лабиринт Ам Няма" һәм "KODU дөньясы" уенына теркәү һәм анда катнашу өчен мастер-класс уздырдылар. Ә тәнфәестә ъьммьсень дә Россия кино йолдызлары һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге атаклы кешеләр катнашындагы ролик һәм әйдәп баручы ИТ-компанияләрнең яшьләргә видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат