Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мәктәпләрендә үткән имтиханнар нәтиҗәләре зур сөйләшү тудырды

"Татарстан-Яңа гасыр-Татарстан-Новый век" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат бүлеге киңәйтелгән утырышында көн тәртибенә куелган әлеге мәсьәлә катнашучыларны битараф калдырмады.

Сәбәп җитди иде: район мәктәпләрендә БДИ нәтиҗәләре куанырлык түгел: 9 фәннән күрсәткечләр республика саннарыннан түбән. Район мәгариф идарәсе начальнигы Линар Манәпов чыгышында китерелгән чагыштырмача саннардан күренгәнчә, узган елгы күрсәткечләрдән дә шактый кайтыш. Утырышка рәислек итүче Дамир Ишкинеев фикер алышуга мәктәп директорларын да, ата-аналар комитеты рәсиләрен дә, психологларны һәм хәтта репетиторларны да тарта алды һәм шул рәвешле сәбәпләрнең гомуми картинасы тудырылды. Утырышта катнашкан район башлыгы урынбасары Флюра Ногманованың БДИга әзерлек темасына ата-аналар конференциясе үткәрергә дигән тәкъдиме хуплау тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат