Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мөселманнары өчен Мәүлид бәйрәме узды

Бүген, 12 ноябрьдә, шәһәрнең шикәрчеләр бистәсе мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды.

Бүген, 12 ноябрьдә, шәһәрнең шикәрчеләр бистәсе мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды. Ул район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, районыбыз имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Татарстанның Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, район мәчетләре имамнары, дин кардәшләр катнашында зурлап оештырылган иде. Бәйрәм җирле инвестор Әхтәм Сөләйманов һәм мәчет аксакалы Зөфәр Гыймаев ярдәме белән уздырылды.
Ильяс Әхмәтҗанов җыелучыларны изге бәйрәм белән котлап, үзенең җылы телеләкләрен җиткерде. Наил хәзрәт Әбелханов Коръән аятьләре укыды, Равил хәзрәт Зөфәров  үтемле вәгазь сөйләде. Рафаэль хәзрәт Гәрәевның пәйгамбәребез үрнәгендә әдәп-әхлак тәрбиясенә багышланган мөнәҗәтләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм чәй өстәле артында мәҗлес белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев