Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мөселманнары гамәли конференциядә төп игътибарны гаилә тәрбиясе мәсьәләләренә юнәлттеләр

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә “Гаилә тәрбиясе: дини һәм милли аспектлар” дип аталган гамәли конференция зур мөселман бәйрәме булып үтте.

Анда мәчет яны курсларында дини белем бирүче мөгаллимнәр, район мәктәпләренең татар теле укытучылары, дин тәгълимәтен үзләштерүче мөслимәләр катнашты. 
Конференц-залда Габдулла Кариев музееннан, җирлекара үзәк китапханә, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее күргәзмәләре оештырылган иде. Аларда татар халкының милли киемнәре, иҗади мирасы тәкъдим ителде. Габдулла Кариев музее күргәзмәсенең тәгълим үзәге исемен йөртүче танылган дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышлануы  символик мәгънә алган иде. “Әхмәдзәки хәзрәт гаиләсендә әнисеннән алган тәрбиясе, аның тормыш юлы бүгенге конференция темасына тулысынча аваздаш”, – диде бу уңайдан музей директоры Люзия Вәлиуллина.
Гамәли конференция катнашучыларын район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов һәм имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов сәламләделәр. Аннан соңгы чыгышлар тел, дин һәм гаилә бердәмлеге, гаиләдә әдәп-әхлак тәрбиясе, туган телне саклау мәсьәләләрен яктыртты. Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәветдинованың районда татар телендә үткәрелә торган чаралар, җирле шагыйрә, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле оешмасы җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтованың кыз баланы никахка әзерләү, Нурлат якташлар оешмасы рәисе урынбасары Рәмзия Галләметдинованың зиратларны саклау темасына багышланган чыгышлары да игътибарга лаек булды. Әлеге темалар катнашучыларда да зур кызыксыну тудырды. Әйтик, районда бер көнне Зиратлар көне дип игълан итеп, бөтенесендә бер вакытта төзекләндерү, тәртипкә салу эшләре оештырырга дигән тәкъдим булды.
Конференция намаз уку һәм чәй өстәле артында җылы әңгәмә белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев