Нурлат мәшгульлеге үзәгендә 45 кешегә таныклык тапшырдылар
Бүген, 18 мартта, Нурлат шәһәре халыкының мәшгульлеге үзәгендә 45 кешегә Әлмәт дәүләт муниципаль идарә институтының "Сәүдә өлкәсендә маркетинг" белгечлеге буенча кыска вакытлы квалификацияне күтәрү турында таныклыклары тапшырылды.
Таныклыкларны тапшыру тантанасында институт ректоры Ильяс Сәлахов катнашып, чыгарылышларга һөнәри уңышлар теләде. Курсларны тәмамлау турында таныклыклар чыгарылышларга төрле сәүдә объектларында эшләргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев