12 майдан мәшгульлек үзәге аграр техникум базасында 24 пенсионер өчен компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтү буенча курсларны башлап җибәрәчәк.
Әлеге курсларда пенсионерлар компьютерда эшләү, Интернет челтәре аша электрон түләүләрне башкару серләренә һәм башка нәрсәләргә өйрәнәчәкләр.
Быел мәшгульлек үзәгендә 72 пенсионерга компьютер белемнәре бирергә планлаштыралар. Теләге булган һәркем үзәккә мөрәҗәгать итеп, курсларга языла ала. 24 кеше җыелу белән икенче төркем өчен дә уку оештырылачак.