Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат музеенда тыл батырлары исемнәре барлана

Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее Бөек җиңүнең 70 еллыгына республикада чыгарылачак тыл батырлары турында китапка материаллар туплый.

Нурлат районыннан әлеге китапка 13 меңләп кеше турында мәгълүматны 1 сентябрьгә кадәр биреп бетерергә кирәк. Бу уңайдан музей авыл җирлекләре җитәкчелеге ярдәменә нык өмет тота. Әмма музей директоры Флюра Морзаханова әйтүенчә, бүгенге көнгә Биляр Озеро, Колбай Мораса, Фома, Зирекле авылларыннан гына материаллар килгән әле, алар да тулы түгел. Китапта Нурлат районының тыл батырлары исемнәре лаеклы урын алырга тиеш-бу район җитәкчелегенең катгый таләбе. Шуңа авыл җирлекләре җитәкчелеге дә, тыл батырларының якыннары, туганнары да, районның ветераннар советы әгъзалары да бу игелекле эшкә үз өлешләрен кертми калмаслар, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат