Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат музеенда тыл батырлары турында материаллар туплана

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеенда Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган һәм "1941-45 елларда фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән якташларыбыз турында мәгълүматлар туплана. Әлегә музей хезмәткәрләре архив материаллары буенча эшлиләр, бу эшкә авыл җирлекләре, мәктәпләр, авыл һәм мәктәп музейларының да ярдәме кирәк булачак.

- Материаллар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарыла торган "Татарстан Республикасы тыл батырлары" республика Хәтер китабына кертеләчәк, шуңа да бу эшкә бик җаваплы карауларын сорар идек,-ди шәһәр мәдәният йорты директоры Флюра Морзаханова.- Ә аерым тәкъдимнәре, киңәшләре яки сораулары булган кешеләр 2-29-12 телефоны аша элемтәгә керә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат музей