Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат музейларының эшен таныганнар

    24 октябрьдә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның музейлар Ассоциациясе оештырган "Төбәкләр тормышында музей" фәнни-гамәли семинарыннан Габдулла Кариев музее директоры Люзия Вәлиуллина "Музей язы-2014" чараларында уңышлы катнашкан өчен үз музейларына һәм Кама аръягы һәм Нурлат төбәге музеена тапшырылган Дипломнарны зур горурлык белән алып кайткан.

    Әлеге чаралар турында чыгарылган буклетта да аларның эше чагылыш тапкан һәм рекламаланган. Семинарда катнашучыларга бүләк ителгән ТР мәгълүматый технологияләр үзәгендә чыккан "Татарстан Республикасы: мавыктыргыч сәяхәт" китабында да район һәм аның рухи-мәдәни хәзинәсе турында бай мәгълүмат бирелгән.
    Семинарда мәгълүм булган төп яңалык-бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап виртуаль Интернет-музей булдыру.Татарстанның уртак җиңүгә керткән өлешен чагылдырачак виртуаль музей киләсе елның маенда ачылачак, әлегә аны мөмкин кадәр бай материал белән тутыландыру өчен тыгыз хезмәттәшлек кирәк булачак, диелгән семинарда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: