Нурлат музыкантлары фестивальдән уңыш белән кайттылар
Узган атна азагында Яр Чаллы шәһәрендә "Когда мы вместе" Халыкара проекты кысаларында үткән конкурс-фестивальдә Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Бәйгедә Валентина Бурганова шәкертләре Гүзәл Яруллина белән Наталья Кириллова домрада III дәрәҗә лауреат, Булат Мөбарәкшин I дәрәҗә дипломант (концертмейстерлары Валентина Бадина). Риназ Әхмәтҗанов (җитәкчесе Сергей Рамазанов) гитара, Арина Евдокимова (Валентина Бадина) фортепиано бүлегендә I дәрәҗә дипломантлар булдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз