Нурлат нечкәбиле Миләүшә Нуриева өчен тавыш бирик
Бу көннәрдә "Нечкәбил - 2013" гаилә бәйрәме фестивалендә катнашучылар өчен интернет-тавыш бирү дәвам итә.
Тавыш бирүдә җиңү яулаган нечкәбил "Тамашачылар мәхәббәте" призына ия булачак. Фестивальнең йомгалау этабы 15 сентябрьдә "Эрмитаж" концерт-холлында узачак. Фестивальнең йомгаклау турында Миләүшә Нуриева да тормыш иптәше Рамил, уллары Раил һәм Рәсим белән катнаша. Нурлат нечкәбиле Миләүшә Нуриева өчен тавыш бирүдә катнашыйк, конкурсанткабызга һәм аның гаиләсенә теләктәшлек белдерик. Тавыш бирү ысулы мондый:
1. "Нечкәбил-2013" сайтына керәбез.
2. Сул якта "Катнашучылар өчен тавыш бирәбез" дигән юлны табабыз.
3. Миләүшә Нуриеваны табып тавыш бирәбез.
Конкрет бер компьютердан тәүлегенә бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев