Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат нефтьчеләре сәләтләрен күрсәтте

20 мартта район мәдәният йорты сәхнәсендә "Нурлатнефть" НГДУсының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать смотр-конкурсына сайлап алу туры узды.

Компетентлы һәм профессиональ жюри хөкеменә предприятиенең җиде цехы һәм идарә аппараты үз номерларын тәкъдим итте. Хәер, бу очрашуны конкурс дип кенә атау да килешмәс. Чөнки һәр катнашучы үз чыгышына күңелен биреп кенә калмады, ә Бөек Җиңү көнен якынайткан, аның өчен башларын салганнарга хөрмәтен дә күрсәтергә тырышты. Күз яшьләре чыгарырлык тематик җырлар, шигырьләр, театраль тамашалар һәм җентекләп сайланган киемнәр - болар барысы да нефтьчеләрнең бу чарага зур җаваплылык белән карауларын раслый иде.
Конкурска аерата ЦППД һәм ЦКППН масштаблы әзерләнгәннәр, алар көчле алкышларга лаеклы яртышар сәгтьлек программа күрсәттеләр. Һәм катнашучыларның дулкынлануына, әзерлек вакытының аз булуына да карамастан, концерт бик матур килеп чыкты. Лилия Билданова, Надежда Митянина, Рәсимә Туктарова, Валентина Әюпова, Айрат Хөсәенов, Лилия Минзарипова, Рамил Әхмәтвәлиев, Ринат Сайҗетдинов, Ленар Садретдинов һәм Лилия Абдуллинаның җырлары берәүне дә битараф калдырмады. Григорий Лисенков гитара белән Олег Газманов репертуарыннан "Офицеры" җырын бик матур башкарды. Кашыкчыларның гаилә дуэты Николай һәм Тимур Маматовлар осталарча "Яблочко" көен уйнады. Смотр-конкурсның даими лауреаты Радик Җиһаншин баянда уйнап сөендерсә, Рәмзис Шәкуров дәртле татар биюен башкарды. Матур традиция буенча, конкурста нефтьчеләрнең балалары да катнашты. Алар арасында "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең лауреаты Дмитрий Николаев, яшь сөйкемле скрипкачы һәм төрле конкурслар лауреаты Гөлназ Гайнетдинова, Дарья Ендирякова һәм бертуганнар Екатерина белән Олеся Морозовалар бар иде.
Барлык чыгышлардан соң, "Нурлатнефть" НГДУсы профкомы Ринат Мөхәммәтҗанов катнашучыларның шулкадәр җитди әзерләнүләренә соклануын җиткерде һәм шәп концерт өчен һәммәсенә рәхмәтен әйтте.
"Бүген без күп талантлар күрдек. Минемчә, шактый чыгышлар тагы да күбрәк тамашачыга җиткерелергә тиештер", - дип үз бәясен бирде жюри рәисе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин.
28 мартта Түбән Камада "Татнефть" ААҖ тарафыннан Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылучы үзешчән сәнгать смотр-конкурсының икенче сайлап алу туры булачак. Анда "Нурлатнефть" хезмәткәрләре дә үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат