Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат педагоглары Ак Барс Банктан ноутбукларга ия булды 

“Киләчәк” Балалар иҗаты үзәге базасында Нурлат районының барлык мәктәпләре директорларына тантаналы төстә 157 ноутбук тапшырдылар. 

Чара Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында үтте. Ак Барс Банк тарафыннан ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча алып барыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Ак Барс Банк Татарстан мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшыра. 

Тантаналы чарада Ак Барс Банкның 1нче Нурлат өстәмә офисы җитәкчесе Илназ Гатин һәм Нурлат районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина катнаштылар. 

“Ак Барс Банк өчен хәйриячелек  һәм икътисадның төрле өлкәләренә иганәчелек ярдәме күрсәтү – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф тә безнең ныклы  игътибарыбыз астында.  Шуңа да банк бу проектны хупламый кала алмады”, - диде бүләкләү тантанасында Илназ Гатин. Ул шулай ук тапшырыла торган ноутбукларның Татарстанның ICL компаниясендә җитештерелгән булуын да билгеләп үтте һәм ноутбукларга илебез җитештерүчеләре – “Мой офис” һәм “Р7-офис”ның офис программалары  кертелгән булуын әйтте. Бу бүгенге –  импортка алмаш булдыру шартларында аеруча зур актуальлеккә ия. 

“Без Ак Барс Банкка белем бирү инициативаларыбызга булышулары һәм районның белем бирү учреждениеләре инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәтлебез. Яңа техника, берсүзсез, педагогларның эшен җиңеләйтәчәк”, – дип рәхмәт сүзләре белдерде мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина. 

“Яңа техника алганнан соң укытучыларыбызның балаларга сыйфатлы белем бирү өчен яңа мөмкинлекләре барлыкка киләчәк. Алар бу ноутбукларны барлык дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда кулланалар бит”, – дип билгеләп үтте 9нчы мәктәп директоры Гөлнара Исхакова. 
 

Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев