Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат педагоглары семинарда катнашып кайттылар

Узган атнада районның бер төркем педагоглары Казанда "Мөмкинлекләре чикле балаларга заманча социаль сәясәт контекстында белем бирү: махсус һәм инклюзив мәгариф" дип аталган фәнни-гамәли семинарда катнашып кайттылар. Чарада катнашкан коррекцияләүче интернат-мәктәбе директорының урынбасары, ТРның атказанган укытучысы Наилә Шарапова әлеге очрашудан алып кайткан үз тәэсирләре белән дә уртаклашты.

- Семинар кысаларында заманча этапта махсус мәгариф проблемалары хакында да сөйләшү булды, - ди Наилә Шарапова. - Мондый семинарларда катнашуым беренче тапкыр гына түгел. Ә менә коррекцияләүче интернат-мәктәп укучылары өчен дәреслекләр эшләүче авторлар "Мәгариф" нәшрияты авторы, академик, Россия Мәгариф академиясенең коррекцион педагогика Институты директоры Николай Малофеев,"Нәшрият" ААҖнең мәгариф махсус формалары үзәге җитәкчесе Сергей Сацевич белән очрашу беренче тапкыр булды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында безнең категориядәге балалар өчен бик күп файдалы мәгълүмат тупладым. Шунысын әйтергә кирәк, махсус коррекцияләүче мәктәпләр өчен агымдагы елның декабрь аенда федераль дәүләт мәгариф стандартларының (ФГОС) тормышка ашырылачагы да хәбәр ителде. Яңа программа, дәреслекләр һәм методик белешмәлекләр белән дә таныштык. Яңа программаны сайттан алып, дәресләрдә куллану мөмкинлеге тудырылуы да сөендерде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X