Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат пенсионерлары 1 апрельдән уртача 10157 сум ала башлыйлар

РФ Пенсия фондының Нурлат районы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 1 апрельдән хезмәт пенсияләре 1,7; социаль пенсияләр 17,1 процентка арткан. Айлык акчалата түләүләр 5 процентка индексацияләнгән.

Индексацияләүнәтиҗәсендә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме 10157 сум тирәләре тәшкил итә. Социаль пенсияләрне индексацияләгәндә, шулай ук дәүләт пенсия тәэмин итүе, өстәмә айлык матди тәэмин итү һәм суммалары социаль пенсиянең тиешле күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр күләме дә артты. Әлеге арттырулардан соң, социаль пенсиянең уртача күләме 7 мең сумнар тирәсе тәшкил итте.
Моннан тыш, гражданнарның пенсия тәэмин ителешенең минималь дәрәҗәсе ел дәвамында пенсионерның үзе яшәгән төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булмаячак. Татарстанда 2014 елда пенсионерның яшәү минимумы 5912 сум дип билгеләнгән. Әгәр дә пенсия күләме, эшләмәүче пенсионерга тиеш булган башка түләүләрне кушкач та, яшәү минимумыннан түбән чыга икән, аның пенсиясенә социаль өстәмә түләү билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ПФРның Нурлат идарәсе