Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат пенсионерлары Свияжск һәм Раиф монастыренда булып кайттылар

Узган атнада Нурлатның пенсионерлар берлеге һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары һәм картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләреннән 40 кешелек төркем Раиф монастырена һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылдылар.

- Бу гаҗәеп сәфәрдә күргәннәр һәркемдә онытылмас тәэсир калдырды, - ди картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Савинов. - Үз республикабызда шундый тарихи урыннар барлыгын, аларның колачлы торгызылуын күрү күңелләрдә горурлык уятты. Юлда беркем дә авырлык кичермәде, чөнки безгә "Нурлат АТП"сы предприятие директоры Идрис Кәримов иганәчелек күрсәтеп, гаҗәеп уңайлыклы автобус бирде. Сәфәрчеләребез аңа юл буе рәхмәт укыдылар, эшләре уң, йөргән юллары хәвеф-хәтәрсез булсын, дип теләделәр, - дип рәхмәтне иясенә ирештерүебезне үтенде Евгений Кузьмич.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X