Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат проектлары да җиңү яулады

Бүген, 25 сентябрь көнне, "Пирамида" комплексында "РИТЭК компаниясе һәм "ЛУКОЙЛ" җәмгыятенең хәйрия фонды оештырган социаль проектлар конкурсынң җиңүчләрен бүләкләү тантанасы уза. Анда район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә Нурлат делегациясе дә катнаша.

150 җиңүче арасында (республика буенча 600 проект тәкъдим ителгән) 7 проект нурлатлыларныкы, алар "Туган як", "Мәдәният һәм спорт", "Экология" һәм "Шәфкатьлелек" номинацияләрендә 1 млн. 400 мең сум акчалата премиягә лаек булдылар. Һәр проект игелекле максатларга юнәлдерелгән. Мисал өчен, "Тирмәкәй" балалар бакчасы откан акчаларын балалар өчен гаилә спорт клубы оештыруга тотачак, анда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тиешле җайланмалар ярдәмендә актив социаль тормышка һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту күздә тотыла. Ә шәһәр башкарма комитетының "Чиста шәһәр" һәм "Минем хыялдагы парк" проектлары Нурлат карьерын һәм шәһәр территориясен төзекләндерүгә, скверны реконструкцияләүгә юнәлдерелгән.
Бүләкләү тантанасында "ЛУКОЙЛ" генераль директоры Вахит Алекперов, татарстанның Президенты Рөстәм Миннеханов һәм "ЛУКОЙЛ"ның вице-президенты, "РИТЭК" җәмгыяте генераль директоры Николай Николаев катнашалар. Быелгы тантанада РФ Саклану министрының Хәрби оркестры да чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат РИТЭК