Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы Башлыгы район басуларына чыгып чәчү барышы белән танышты

Дамир Ишкинеев «Нурлат сөте» ҖЧҖ, «Маркиза» һәм «Көньяк» хуҗалыклары кырларында булды.

Дамир Ишкинеев «Нурлат сөте» ҖЧҖ, «Маркиза» һәм «Көньяк» хуҗалыклары кырларында булды.

Соңгы көннәрдә торган уңай һава торышы район аграрийларына район кырларында эшне тагын да активрак оештырырга мөмкинлек бирде. Барлык кече һәм урта хуҗалыкларда эш кайнап тора, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы һәм техник культуралар чәчү белән мәшгуль. Әйтик, «Нурлат сөте»ндә бу көннәрдә көнбагыш, шулай ук язгы бодай чәчү дәвам итә. Хуҗалыкның генераль директоры Фәнис Вәлиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә чәчү эшләре планлаштырылган мәйданнарның 55 проценттан артыгында тәмамланган. Гомумән, хуҗалык буенча быел бөртекле культуралар мәйданы 6 мең гектар тәшкил итә. Эш оешкан рәвештә бара, басуларда 5 чәчү комплексы, шулай ук башка агрегатлар эшли.

Дамир Ишкинеев шулай ук май аеның соңгы салкыннарыннан соң күпьеллык һәм көзге культураларның торышы белән танышты. Салкыннар аркасында бу авыл хуҗалыгы культуралары нык зыян күрми, аларга элек кертелгән минераль ашламалар ярдәм итә. Шул ук вакытта чәчелгән язгы культуралар күтәрелергә өлгерми, димәк, салкын тискәре йогынты ясамаган.

Район буенча уҗым культуралары мәйданы якынча 18 мең, күпьеллыклары 7 мең гектардан артык тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев