Нурлат районының Киекле авылы халкы уртак көч белән борынгы чишмәне төзекләндергән
Әлеге изге эш авылның асыл ир-егетләре тырышлыгы һәм читтә яшәүче якташлары ярдәме белән тормышка ашырылган.
Меңьеллыклар чиген узган чал тарихлы Киеклебез халкын гасырлар дәвамында Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте булган шифалы салкын суы белән сугарып торган, әмма еллар үтү белән тирә-ягын басып алган чытырманлыклы тау-таш арасында күмелеп калган Иске Чишмәнең (Салкын Чишмә) өр-яңадан тернәкләндерелеп, яңартылып төзекләндерелүе үзе бер илаһи могҗизага тиң изге гамәл булды. Авылның асыл ир-егетләренең зур тырышлыгы белән чишмәгә янә җан иңдерелүен башкача атап та булмыйдыр.
Иң беренче чиратта, ерып чыкмаслык урманга әйләнгән чытырманлыкны аралап юл салу; чишмәнең үзен тау-таш токымыннан аралап, чистартып ачканнан соң су агып китәрлек итеп тирән һәм озын канау казу; тирә-ягын бетонлау; кое боҗралары урнаштыру; моннан егерме еллар элек, чишмәне яшәтү масатында авылның игелекле улы Илнар Галимов тарттырып китереп куйган иске куыш урынына, чишмәдән су алу һәм ял итү өчен уңайлыклары булган яңа чатыр-куыш ясап кую кебек эшләр башкарылды. Осталар кулын сораган бу эшләрнең башында авылның гаярь йөрәкле көрәшчесе – Сабантуй батыры Зөлфәт Сөнгатуллин торса, һәр игелекле эштә аның ниятен хуплап, үзенә ярдәмгә атлыгып торучылары да, җитмеш төрле һөнәр ияләре бит: Рәис Гайнуллин, Айрат Заһретдинов, Марсель Билалов, Илфат Абделвәлиев, Раил Мингалимов, Фәнис Вафин, Илшат Сафин. Һәркайсы, шәһәрдә яки авылның үзендә яшәүләренә карамастан, нинди генә игелекле эшкә алынса да, бер йодрыкка тупланып һәр эшне җиренә җиткереп башкарып чыгалар. Менә шушы егетләрнең зур тырышлык һәм үзгә бер үҗәтлек белән Салкын Чишмәне төзекләндерү эшләренә җиң сызганып керешкәннәрен күргәч тә, мондый әҗер-саваплы изге эшкә бик теләп матди ярдәм кулы сузучылар, яки үзләре кайтып булышучылар саны да бермә-бер артты. Чистай шәһәрендә яшәүче Айнур Шәймәрданов үз кул көче белән ярдәм итәргә дип кайтса, Фәрит Сәлахетдинов, Алмаз Галләмов, Илнар Галимов һәм Равил Мөхетдинов төрледән-төрле төзелеш материаллары белән тәэмин итеп тордылар. Күп көч һәм чыгым сораган төзекләндерү эшләре барышында эшчеләрне ашатуны оештырган авылдашларга да, мессенджерларның берсендә авылыбыз төркемендәге егетләргә матди яктан, башкача ярдәм күрсәтүчеләргә дә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, ди Зөлфәт үзе. Бүгенгесе көндә бер үк вакытта Иске Киекле авылы зиратын чистартып тәртипкә китерүне дә үз өсләренә алган бу асыл ир-егетләрнең үзләренә дә Киекле авылы халкы бик рәхмәтле.
Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте һәм нигъмәте булып, егетләребезнең ихлас тырышлыгы нәтиҗәсендә Иске Чишмә дип аталган чишмәбез дә, чишмәбезгә алып баручы туры юл да янә ачылды. Инде чишмәбезгә юл өзелмәс, аның шифалы суы калебләребезне сугарып, тәнебезгә сихәт-дәва иңдерүче саф сулы чыганак булып торыр дигән изге теләктә калабыз.
Гөлия Галләмова, Нурлат җирлегенең “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев