Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районара почтамты беренче сыйныф укучыларын котлады

Бу дүшәмбе әти-әниләре Нурлат районара почтамтында эшләүче балалар өчен күңелле сюрприз белән истә калачак. "Беренче тапкыр беренче сыйныфка" еллык акция кысаларында аларга бүләкләр - канцелярия кирәк-яраклары һәм электрон тапкырлар таблицасы өләштеләр.

Нурлат районара почтамты быел җәмгысе 14 беренче сыйныф укучысы өчен бүләкләр әзерләгән. Аларны тапшырганда предприятие җитәкчесе Рәфис Ногманов булачак укучыларга яхшы укуларын теләде. Һәр ярты ел саан чакырып, көндәлекләрегезне карап барачакмын, дип тә шаяртып алды. Мәктәпкә барыгыз да барырга телиме, дигән сорауга иң беренче булып, дулкынланып, Абрыскинодан Григорий Захаров уңай җавап бирде. Ул Якушкино мәктәбендә укыячак. Гриша түземсезлек белән 1 сентябрьне көтә.
Бүләкләргә исә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик шат иделәр. Чөнки уку елы башланырга берничә көн генә калды, мәктәпкә барырга барлык кирәк-яракларны да сатып алырга өлгермәгән булганнар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат