Нурлат районның ветераннары түләү ала
Пенсия фондының Нурлат районындагы клиентлар службасыннан хәбәр итүләренчә, Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан түләүләр бирә башладылар.
10 000 сум күләмендә бер тапкыр билгеләнгән түләү 1941-1945 елгы вакыйгаларда катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә апрельдә бирелә.
– Районыбызда Җиңү көненә билгеләнгән түләүне 11 кеше: 4 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм 7 ветераны алачак. Түләүләр гаризаларсыз, Пенсия фондының территориаль органнарындагы мәгълүматлар нигезендә тормышка ашырыла, – дип ассызыклады Клиентлар службасы җитәкчесе Рушания Шакирова.
дагы мәгълүматлар нигезендә тормышка ашырыла, – дип ассызыклады Клиентлар службасы җитәкчесе Рушания Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев