Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районнында кыр эшләренә әзерләнәләр: техника ремонтлыйлар

“Южная” агрофирмасының Киекле бүлекчәсендә язгы чәчүгә чыгачак техниканы ремонтлау бара. Хуҗалыкның кышын беразга гына тынып торган техника паркында янә җанлылык, һәр ике ремонт мастерское бинасының да морҗаларыннан төтен күтәрелә.

Мастерскойларның берсендә тәҗрибәле слесарьлар Илнур Даутов, Хәмит Шәймәрданов һәм Айрат Минһаҗев культиватор ремонты белән мәшгуль. Язгы чәчүгә әзерлектә беренче ел гына катнашулары түгел, шуңа да эшләре “җырлап” диярлек бара.

– Эш өчен кирәкле нәрсәләр, запчастьлар бар, гаражларыбыз җылытыла. Чәчүгә кадәр бар техниканы да өлгертербез дип уйлыйм, – ди бу эштә инде 14 елга якын тәҗрибәсе булган Илнур Даутов.

 Икенче бер мастерскойда исә Илнур Колмөхәммәтов тракторын ремонтка керткән, моторы көйсезләнеп тора икән. Бүлекчәдә исә аны төзәтер өчен белгечне читтән эзләп аптырамыйлар, үз моторчылары бар – Әхтәм Галәветдинов техниканың “йөрәген” дә сүтеп җыя торган кешеләрдән. Тимерчеләре дә бар, кирәге чыкканда алачыкта шулай ук теләсә нинди эшне үзләре башкарып куялар. Тырмалар, чәчкечләрнең күбесе чәчүгә чыгарга әзер инде, аларны әле кышкыга саклауга куйганчы ук тәртипкә салып калдырганнар.

 Хәзер культиваторларны көйләү, комплектлау эшләрен төгәлләп киләләр, чиратта – техник культуралар чәчкечләре ремонты. Аларның ремонты быел шулай ук игътибар үзәгендә, чөнки хуҗалыкта азык культураларының мәйданнары күпкә арттырылачак икән быел. Бу терлекчелек комплексы территориясендә куәтле азык комплексы төзелү белән бәйле. Энергия куәтле тракторларны ремонтлау белән дә проблемалар булмаячак, дип саныйлар хуҗалыкта.

– Безнең заявкалар буенча аларга запчастьлар кайгыртылган инде, тиздән хуҗалыкка кайтып җитәргә тиеш, – ди Киекле бүлекчәсе управляющие Әхәт Ганиев. Гомумән, хуҗалык җитәкчелеге техника ремонтын үзвакытында – 1 апрельгә кадәр башкарып чыгарга планлаштыра. Техникасы төзек булганнар кырга тыныч күңел белән чыгачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев