Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районы имамнарының чираттагы җыелышы вакциналаштыру темасын колачлады

    Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә узган имамнар җыелышы вакциналаштыру мәсьәләсенә багышланган иде.

    Бүгенге көндә районда 40 мәчет эшләп килә, аларда 38 имам-хатыйб халыкка дин хезмәтләре күрсәтә. Нурлат мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, дин әһелләренең 70 процентлабы бүгенге көндә коронавируска каршы прививка ясаткан, яисә антитәнчекләре булу сәбәпле, бу процедураны кичектереп торалар. 


    Кизләүнең икенче мәчете имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт Гыйззәтуллин прививканы берничә ай элек, авылларына район үзәк хастаханәсеннән күчмә вакциналаштыру бригадасы килгәч ясаткан.
    – Авырганчы, сәламәт булу хәерлерәк, билгеле. Шуңа күрә вакцина ясату-ясатмау мәсьәләсе килеп тумады да. 40лап авылдашым белән бер көнне авылыбызның медицина пунктына барып ясаттык, – дип уртаклашты ул.
    Майда 80 яшьлеген билгеләп үткән Әнәс хәзрәтне бәхетенә каршы мәкерле авыру моңа кадәр читләтеп үткән. Киләчәктә авыру таралуга юл куймас өчен, ул мәхәллә халкын да үз үрнәгендә прививкалау кампаниясенә кушылырга үгетләп вәгазьләр сөйли. Өстәвенә, әле узган елда ук коронавируска каршы вакцина хәләл статусын алды, аның составында терлек продуктлары юк. Ә мәчетләргә кергәндә санитар-эпидемиологик таләпләр истә тотылса да, алар 100 процент авырудан саклап кала алмый. Әле алай гына да түгел, битлек киеп намаз уку авырлык тудыра, ә бит мәчетләргә, башлыча, өлкән буын вәкилләре йөри, дезинфекцияләү чараларының составында этил спирты булырга мөмкин, ул ислам дине кануннарына каршы килә. Шуңа күрә бүгенге көндә вакциналаштыру коронавируска каршы төп профилактика чарасы булып тора. Моны җыелышка килгән кунаклар – район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Роспотребнадзорның Нурлат бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Әхмәтҗанова, район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова да билгеләп үттеләр. 


    – Коронавирусны профилактикалау – бүген көн кадагындагы мәсьәлә, – диде үз чыгышында Гүзәл Әмировна. – Инфекция беркая да китмәде, алай гына да түгел, ул көчәя бара. Авыру чагыштырмача тыныч дәрәҗәдә дип тоелса да, ул юнәлешен үзгәртә: хәзер 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән беррәттән балалар да авырый башлады, һәм аның нәтиҗәләре шактый аяныч. Шуңа вакциналаштыру бүгенге көндә аннан саклануның төп чарасы булып кала. Мисал өчен, соңгы 8 айда коронавирус белән авырган кешеләрнең 6-8 проценты гына – прививка ясатучылар. Моңа дәлилләрне күп китерергә мөмкин.
    Татьяна Соренкова да сүзен аяныч статистикадан башлады: узган ел 460 бала дөньяга килгән, 940 кеше вафат булган, аларның 386сы – 80 яшьтән өлкәнрәкләр. Залда утыручы имамнар да соңгы вакытта, 2019 ел белән чагыштырганда, каберләрнең ешрак казылуын билгеләп үттеләр. 
    Линар Маняпов имам-хатыйбларга мөрәҗәгать итеп, халык арасында вакцинаның әһәмияте турында аңлату эшләрен активрак алып барырга өндәде.
    – Авыл халкы арасында дәрәҗәгез, сезгә ышаныч зур, җитәкчеләргә караганда да сүзегез күбрәк үтә, – диде ул аларга. – Мәхәллә халкына коронавирусның тискәре нәтиҗәләре турында зур җаваплылык тоеп сөйләсәгез иде. 


    Җыелышта күтәрелгән теманың актуальлеге, чыгыш ясаучыларның үтемле сүзләре төрле сәбәпләр аркасында прививка ясатуны кичектереп торган дин әһелләрендә дә кайтаваз тапты. Кайберләре, мисал өчен, Яңа Әмзә имам-хатыйбы Наил хәзрәт Фәссахов, чарадан соң ук профилактика чарасын алырга поликлиникага ашыктылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: