Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы мөхтәсибәте мохтаҗларга ярдәм акцияләрен дәвам итә

Нурлат районы мөхтәсибәтендә хәйрия акцияләре бара.

Диния Нәзарәте карамагындагы “Зәкят” фондыннан районга азык-төлек җыелмалары кайтарылган. Алар шәһәр һәм авыллардагы мәчетләр аша ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга таратыла.

Бер үк вакытта мөхтәсибәт “Игелек кыл” акциясе кысаларында 4 яшькә кадәрге балалары булган һәм мохтаҗлык кичерүче гаиләләргә кием-салым белән дә ярдәм итә. Таҗикстаннан Мамыкка күченеп килгән Раджабовлар шул көннәрдә, мөхтәсибәтнең социаль челтәрдәге аккаунтында урнаштырылган игъланны күреп, мөрәҗәгать иткән.

Нәтиҗәдә, гаиләдә тәрбияләнүче ике бала яңа, сыйфатлы киемнәргә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев