Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы үзәк хастаханәсе коллективы Спартакиадада өченче урын алды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән районкүләм спартакиадалар җиңүчеләре билгеле булды.

 Район оешмап р е д п р и я т и е л ә р е , учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында спартакиадалар быел икенче тапкыр үткәрелде. Ел башыннан старт алган спартакиадада командаларга үзләрен төрле яклап күрсәтер өчен җай чыкты, чөнки ул спортның төрле төрләрен үз эченә ала бит.

Мәсәлән, кышын команда әгъзалары үзләрен чаңгыда, тенниста, йөзүдә, язын йөгерү, мини-футбол һәм башка спорт төрләрендә сынап карый алды.

– Ш у н ы с ы с ө е н е ч л е , б ы е л с п а р т а к и а д а д а катнашучыларның саны артты. Оешма-предприятиеләр арасында – 9, авыллар арасында 6 авыл җирлеге катнашты. Әлбәттә, командаларның саны тагы да күбрәк булуын теләр идек, чөнки спартакиадада катнашу иң беренче чиратта халыкның, аеруча яшьләрнең спорт активлыгын арттыру, аларның сәламәтлеген ныгыту бит ул, – ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова.

Спартакиаданың исә активлыкны арттыру белән бергә, команда әгъзаларын берләштерү ягыннан да әһәмияте зур. Ял көннәрендә спорт залларында җыелу, башка оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючы спорт сөючеләр белән аралашып, вакытны спорт белән үткәрү, чыннан да, киләсе эш көннәренә җитәрлек көр кәеф бирә, җиңүгә омтылышны тагы да арттыра. Бу яктан авыллар арасында Чулпан авыл җирлеген аерым атап үтәргә мөмкин. Алар икенче ел рәттән җиңүче исемен яулый. Иске Чаллы авыл җирлеге – икенче, Әмзә авыл җирлеге – өченче урыннарда.

Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр арасында быел район мәгариф бүлеге беренчелекне яулады. Икенче урында – Нурлат җылылык челтәрләре, өченчедә – Нурлат районы үзәк хастаханәсе коллективлары.

Җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы шул көннәрдә “Театр” скверында үтте, командаларга төрле суммаларга спорт инвентаре бүләк ителде. Шунысы да бар, оештыручылар бүләкләрне сайлаганда команда әгъзаларының теләкләрен искә алган. Спорт сөючеләр алар ярдәмендә яңа – инде киләсе ел башыннан старт алачак чираттагы спартакиадага әзерләнәчәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев