Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы авылларында Җиңү бәйрәменә һәйкәлләр ачылды

Бүген район авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинглар узды. Җиңүнең юбилей бәйрәменә район авылларында 7 яңа һәйкәл төзелгән, 15 һәйкәл тулы реконструкция ясалган. Шуларның 5се бүген тантаналы шартларда ачылды.

Киекле авыл җирлегендә узган бәйрәм чарасы аеруча истәлекле булды. Бүген биредә Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган, сугыштан кайтып авыр яралардан вафат булган авылдашлар хөрмәтенә Хәтер һәм Дан мемориалы ачылды. Киеклеләрнең шатлыгын уртаклашкан район башлыгы Равил Кузюров чараны зур вакыйга дип атады.
- Бу һәйкәл - халкыбызның батырлык үрнәге, аларга бүгенге буынның олы хөрмәт билгесе булып озак еллар яшәсен, - диде Равил Әфраимович һәм һәйкәлне торгызуда финанс ярдәме күрсәткән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Магановка, "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка олы рәхмәт сүзләре җиткерде.
Чарада катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, районның Ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова чыгышларында ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, толлар һәм сугыш чоры балалары адресына котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады.
Киекле авыл җирлегеннән 556 кеше яу кырына киткән, шуларның 242сенә генә әйләнеп кайтырга насыйп булган. Бәйрәмдә ачылган һәйкәлгә 368 кешенең исемнәре уеп язылган. Ветераннарның 213е сугыш кырында ятып калса, 152се еллар узу белән вафат булган. Бүген җирлектә 2 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 74 тыл хезмәтчәне яши. Митингта батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.
Бәйрәм чарасы һәйкәлгә веноклар салу һәм мәктәп укучылары катнашындагы бәйрәм парады белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат