Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы башлыгы дин әһелләрен кабул итте

Бүген, 24 апрельдә христиан дин әһелләрен Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров кабул итте.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә Нурлат һәм Аксубай районнары Благочинные Александр атакай җитәкчелегендә шәһәр һәм авыл дин әһелләре килгән иде һәм әңгәмә шактый киң мәсьәләләр буенча фикерләшү рәвешендә үтте. Район башлыгы Равил Кузюров сүзен бүген Нурлатта конфессиара татулык һәм хакимият белән дин әһелләре арасында аңлашулы мөнәсәбәт яшәвенә канәгатьлек белдерүдән башлады. Әңгәмә күбрәк дини мәсьәләләр тирәсендә барса да, ул киң спектр сорауларга кагыла булып чыкты. Александр атакай бары дини учреждениеләр генә хәл итә ала торган мәсьәләләр барлыгын әйтеп, анда халыкның рухи сәламәтлеген кайгыртуны иң беренче планга куйды. Аның Аксубай районындагы эш тәҗрибәсе барлык дин әһелләре өчен күп җим бирде бу көнне. Һәр башлангычның рухи-әхлакый нигезе булырга тиеш, диде ул. Әлбәттә, замана проблемасына әверелгән яман күренешләрдән арындыру өчен хакимият белән бер сүздә булып эшләү нәтиҗәле. Катнашучылар бу уңайдан өлгергән проблемаларны атамый кала алмадылар, алар бигрәк тә яшьләр әхлагы белән бәйле иде. Сөйләшү барышында дин йортларын төзекләндерү, аларны теркәү, якшәмбе мәктәбе ачу турында да сүз кузгатылды. Республикада тарихи-мәдәни мирас исемлегенә кертелгән Биляр Озеро мәчетен төзекләндерү буенча сөйләшүләр алып барылуы да мәгълүм булды. Равил Әфраимович районда барган соңгы үзгәрешләр һәм ниятләр белән дә таныштырып алды. Халыклар дуслыгы йорты булдыру, шикәр заводына ремонт, Төрнәс спирт заводы биналарының муниципаль хакимияткә тапшырылуы һәм аны эшкә җигү буенча инвестор эзләү турында хәбәрләрне дин әһелләре уңай үзгәрешләр буларак кабул иттеләр.Ахырдан район башлыгы кунакларга аралашуга ачык булулары өчен рәхмәтен белдерде.
-Халыкта иҗтимагый активлык үсә. Һәр нәрсәдә чама хисе, проблемаларны хәл итүдә килешеп эшләү кирәк,-диде ул сүзен йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат