Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров авыл хуҗалыгы буенча конкрет бурычларны билгеләде

Бүген, 18 гыйнварда, "АгроРазвитие" ОООсының Салдакай бүлеге базасында район башлыгы Равил Кузюров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, идарәнең, Россельхозцентр, Гостехнадзорның Нурлат бүлекләре белгечләре, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы семинары үтте. Семинарда катнашучылар башта бүлекчәнең терлекчелек фермалары белән таныштылар.

Бүгенге көндә "АгроРазвитие"дә 3100 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 990ы - савым сыерлар. Хуҗалык көн саен 10000 кг.га якын сөт сата, аны Казанның бер сөт заводына литрын 20 сум, 20 сум 50 тиеннән тапшыралар, сөттән көн саен хуҗалыкка 175-180 мең сум керем кереп бара. Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, кышлату өчен азык җитәрлек, көн саен Самара өлкәсеннән барда, шикәр заводыннан чөгендер түбе алып кайтып торалар. Семинарда катнашучылар хуҗалыкта терлекчелекнең торышы мисалында гадәти шартларда да эшне тиешле итеп оештырып булуын күрделәр.
Икенче тукталыш Салдакайның ремонт мастерскоенда булды. Хуҗалык техникасы ике - Егоркино һәм Салдакай бүлекчәсендә тупланган. Ике гаражда да шул көннәрдә чәчү алды техника ремонтына керешкәннәр. Хуҗалык агрономы Андрей Светкин әйтүенчә, көздән барлык тырмаларны ремонтлап калдырган булганнар, бүгенге көндә катоклар, чәчкечләр, культиваторларны ремонтлау бара, алга таба тракторларны ремонтлый башлаячаклар. "Авыл хуҗалыгы машиналарын 10 мартка, тракторларны 1 апрельгә кадәр ремонтлап бетерегә" дигән бурыч куйды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре алдына.
Семинарның пленар өлеше авыл мәктәбендә үтте. Биредә идарә начальнигы Ислам Сафиуллин район буенча проблемалы якларны аерым күрсәтте. Районда терлекләрнең саны кимү, яңа туган бозауларның үлем-китеме зур булуы күзәтелә, көнлек савымны арттыру өстендә дә эшлисе бар әле, кайбер хуҗалыкарда ветеринария табиблары җитешми. Район башлыгы Равил Кузюров һәр юнәлеш буенча җитәкчеләр, белгечләр белән аерым сөйләшеп, кимчелекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куйды. "Барысы да гади. Бары һәр нәрсәне вакытында һәм төгәл генә башкарырга кирәк. Нурлат районының авыл хуҗалыгы буенча потенциалы зур. Бергәләшеп эшләгәндә алга китеш булачак. Алга таба ешрак очрашырга кирәк булачак", - диде ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X