Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга саву аппаратлары тапшырды

Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров Биккол авылында бер төркем шәхси хуҗалык алып баручыларга саву аппаратлары тапшырды.

Авыл җирлегендә үз хуҗалыгында 13 баш мөгезле эре терлек асраучы Рәис Әхмәтшин, 8 баш терлек тотучы Нәзир Зәйнуллин бу эш белән берничә ел шөгыльләнәләр икән инде. 5әр сыер асраучы Илһам Әһлиуллин һәм Рим Мөгайнетдинов та хуҗалык мәшәкатьләреннән курыкмаганнар. Бу көнне алар үз хезмәтләрен күрә һәм кызыксындыра белгән өчен район башлыгына рәхмәт әйттеләр. Равил Әфраимович исә район җитәкчелеге тарафыннан авыл халкының эшлекле активлыгы киләчәктә дә хупланачак, диде. Бу көнне Мамык авылында шәхси ярдәмче хужалык тотучы Сергей Ванчурин һәм Елизавета Мөхәммәтсафина да шундый аппаратларга ия булдылар.
Халыкның мәшгульлеген хуплау, эшлекле активлыгын күтәрүнең әлеге нәтиҗәле чарасы район башлыгы тәкъдиме буенча булдырылды. Шул рәвешле быел 67 саву аппараты үз шөгылен булдырып, хуҗалык тотучыларга тапшырылачак.Аппаратлар район бюджеты хисабына алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X