Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы башлыгы солдатлар белән очрашты

Кичә, 17 июнь көнне, администрациянең конференц-залында район башлыгы Равиль Кузюров армия срокларын тутырып кайткан солдатлар белән очрашты.

Егетләр арасында хәрби бүләкләр белән кайтучылар да бар иде. Түгәрәк өстәл артында барган очрашуда Равил Әфрәимович һәр солдат белән шәхсән танышты, аларның киләчәккә планнары белән уртаклашты. Егетләр армиядә төрле һөнәрләр үзләштергәннәр: алар арасында бүлек командирлары, янгын сүндерүчеләр, атучылар, снайперлар һәм башкалар бар иде. Шунда ук район башлыгы районның перспективалары белән таныштырып үтте.
- Бар да сездән тора, - диде Равил Кузюров. - Активлык һәм теләк булганда, бар да әйбәт булачак. Егетләр шулай ук киләчәккә үз планнары белән уртаклаштылар. Кемдер ВУЗда укуын дәвам итәчәк, кемдер эшкә урнашачак. Армия мәктәбен узган кичәге солдатлар район җитәкчелеге ярдәме белән хыялларын тормышка ашырачакларына өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат