Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы Киекле мәктәбе музееның каталог-белешмәлеге дөнья күрде

Бүген Киекле урта мәктәбендә күптән түгел генә табадан төшкән "Киекле мәктәбе музее" каталог-белешмәлеген тәкъдир итү чаралары уза. Бу уңайдан мәктәпкә авылда туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлары, язмышлары Киекле белән бәйле кешеләр, авылда яшәүче төрле буын кешеләре җыелды.

- Киекледә музей 1976нчы елда ук оештырылган иде. Әмма берничә ел эшләгәннән соң ул таралды. Кызганычка каршы, шул вакытта никадәр экспонат та югалып беткән, алар турында бернинди мәгълүмат та сакланмаган. 2008нче елда аның эше яңартылып, мәктәптә музей почмагы эшли башлады, хәзер менә бик бай музеебыз бар, - ди китап авторларының берсе, авылның тарихчысы Нәбиулла Абдуллин. - Әлеге тарихи китап-белешмәлекне бастыруыбызның төп максаты - музейда сакланучы кыйммәтле экспонатларыбыз турында мәгълүматларны бергә туплап, аларны киләчәк буыннарга тапшыру.
Китапка музей фондында сакланучы 225 экспонат турында русча, татарча белешмә китерелгән, рәсеме бастырылган, аларны кем китерүе теркәлгән. Ул 200 данә тираж белән төсле итеп бастырылган. Китапның авторлары - Нәбиулла Абдулин белән музей җитәкчесе Зәрия Халитова. Ә бастыру чыгымнарын авылдашлары, "Сетевая компания" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Алмаз Кашапов үз өстенә алган. Тагын бер авылдашлары Роберт Вәлиев та китапны бастыруны оештыру эшләрендә катнашкан.
Китапны тәкъдир итү чараларыннан соң кунаклар авылның Иске зиратына барып, догалар кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат