Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы кызы Алия Гафурова "Җиңү ядкәре” бәйгесе җиңүчесе булды

Нурлат районының Фома урта мәктәбе 7 сыйныф укучысы Алия Гафурова (җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина) Intertat.ru электрон газетасы редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында үткәргән "Җиңү ядкәре" бәйгесендә җиңүче дип табылды.

Әлеге иҗади бәйгедә җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы 7 май көнне Казанда, Татарстан Милли музеенда үтте. Intertat.ru игълан иткән бәйге газета укучыларында зур кызыксыну уяткан. Анда Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Алия "Гаилә ядкәре" номинациясе буенча беренче урын яулаган, ул бәйгегә әнисенең бабасы турында язып җибәргән булган. Сугышта хәбәрсез югалган Кәлимулла бабайларының язмышын оныклары 59 елдан соң гына ачыклый алган. Эзтабарлар аның сугышчы медальонына Тверь өлкәсендә, сугыш вакытында меңләгән солдатлар ятып калган яу кырларында юлыккан. Бабасы җирләнгән туганнар каберлегенә кайбер балалары һәм оныклары барып баш иеп кайткан инде, Алия дә ул җирләрне күрергә хыяллана. Ә бәйгедә җиңүе өчен кызга җиңүче дипломы һәм фотоаппарат бүләк иткәннәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат