Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлат районы мәктәпләрендә һәм бакчаларында ремонт эшләре башланды
Район мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә агымдагы ремонт эшләре башланды
- Нигездә мәктәпләрнең сыйныф бүлмәләрендә ремонт ата-аналар ярдәме белән башкарылса, коридорларда, фойелардагы эшләр шефлар һәм мәктәп җитәкчелеге көче белән алып барыла, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Газиз Юнысов. - Моннан тыш, һәр мәктәп җитәкчелеге "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе буенча да эшли. Бик акрынлап кына булса да "боз кузгалды", дип әйтергә мөмкин. Ә балалар бакчаларына килгәндә, биредә ремонт һәр учреждениенең бюджеттан тыш үз средстволарына ясала. Билгеле инде, биредә дә ата-аналар ярдәменнән башка булмаячак.
Мәктәпләрдә ремонт эшләре 15 августка төгәлләнергә тиеш булса, балалар бакчаларында аны ике атнадан да арттырмаска, диләр мәгариф идарәсендә.
Нет комментариев