Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы пилот проектына кертелгән

Татарстанда "Татарстан Республикасының өч муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү динамикасын яхшырту" дигән пилот проекты эшли башлаячак.

Муниципаль районнарда урта һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләрен ачу һәм үстерүне, тулай продукт күләмендә аларның өлешен 30-45 процентка житкерүне күздә тоткан бу проект 2016 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Пилот проектына кертелгән өч район арасында Нурлат районы да бар. 5 июльдә ТР Икътисад министрлыгында әлеге проектны гамәлгә ашыра башлау мәсьәләләрен караган киңәшмәдә фикер алышуларда Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җиткәчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлфия Нуруллина да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат