Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы терлекләренә туберкулез янамый

Нурлат район дәүләт ветеринария берләшмәсе район хуҗалыкларында туберкулез буенча планлы тикшерүләрне башлап җибәрде. Шәхси йортлардагы терлекләр исә язга таба тикшерелер дип көтелә.

Берләшмәдә мондый тишерүләргә аеруча җитди карыйлар. Чөнки узган елда нәкъ менә шундый чаралар барышында "Племенное дело Алексеевское" ОООсының Биләр филиалы Кычытканлы бүлекчәсендә терлекләрнең туберкулез белән авыру очраклары теркәлгән иде.
- Хәзерге вакытта әлеге имин булмаган пунктта сәламәтләндерү буенча чикләүле комплекслы чаралар һәм кешеләрне чир йоктырудан саклау буенча эшләр алып барыла, - ди ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Василий Лысов. - Авыру җәмәгать терлекләренә күчмәсен өчен территория тотып алынды, тирестән арындырылды, биналар эшкәртелде һәм башка планлы эшләр үткәрелде.
Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе әйтүенчә, комплекслы чаралар инде азагына якынлашып килә һәм авыру бернинди куркыныч та тудырмый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат