Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы Владимир Петрович СИБУЛАТОВ белән хушлашты

21 гыйнварда район зур югалтуга дучар булды. 69нчы яшендә, озакка сузылган каты авырудан соң, Владимир Петрович Сибулатов якты дөнья белән хушлашты.

Аның бөтен гомере безнең районга бәйләнгән иде. Чуваш Мәнҗесендә туа ул, Казанда белем алгач, Владимир Петрович язмышын туган төбәге белән бәйли. Ул Нурлат район почта элемтәсе узелы эшенең уңышына саллы өлеш кертте, өч дистә елдан артык шунда хезмәт куйды. Әлеге һөнәр юлында Владимир Петрович бик күп көчен түкте, белемен, сәләтен һәм энергиясекн эшкә сарыф итте. Ул РУПСның үсеш перспективаларына аерата игътибарлы булды һәм берничә буын чын һөнәрмәннәр тәрбияли алды.
Владимир Сибулатов төюәгебездә почта эше үсешенә нигез салды, һөнәрмәнлек планкасын югары күтәрде. Мондый искиткеч һөнәрмән һәм хөрмәтле кешенең арабыздан китүе - зур югалту.
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы җитәкчелеге, район һәм шәһәре Советлары һәм шәхсән үз исемемнән Владимир Петрович гаиләсенең тирән хәсрәтен уртаклашам. Без аның туганнары һәм якыннары, дуслары һәм коллегалары, аны белгән һәркем белән бергә кайгы кичерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат