Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районыда ярты көндә ике янгын чыккан

Бүген, 23 гыйнварда шикәрчеләр бистәсендәге Кояшлы урамында шәхси йортта янгын чыккан. Фаразланган сәбәбе - электр үткәргечләрендәге кыска ялганыш.

Нәтиҗәдә, ут 90 кв. метр түбәне юк иткән. 125нче янгын частеның диспетчерлык службасынна хәбәр итүләренчә, сигнал 9 сәгать 32 минутта кергән. Янгын урынына ике янгын сүндерү машинасында 1 каравыл һәм 2 отделение чыккан. 9 минут узгач, сүндерә башлаганнар, янгынны тулысынча 10 сәгать 16 минутта сүндереп бетергәннәр.
Берүк вакытта диярлек Биляр Озеродан да хәвефле сигнал кергән, 9 сәгать 32 минутта чүп-чар януы турында җиткергәннәр. Әлеге хәбәргә "Чулпан" аерым посты һәм "Заречный" ирекле янгын отделениесе чыккан. Ике очракта да корбаннар юк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X