Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында агач утырту акциясе үтте

Узган шимбә һава торышы агачлар утырту өчен уңышлы булды - яуган кар эреде һәм җирне дымландырды. Нурлатлылар бу көнне тормыштагы иң кирәкле гамәлнең берсен - агач утырту эшен башкардылар.

Агачлар урырту акциясе берьюлы берничә участокта барды. Шәһәр паркы да урмарта күчен хәтерләтә иде: берәүләре көрәкләр белән ашыга-ашыга чокырлар әзерләде, икенчеләре үсентеләр китереп торда, башкалары су ташыдылар. "Бердәм Россия" партиясенең һәм "Яшь гвардия"нең җирле бүлекчәләре генә дә 200ләп үсенте утырттылар. Биредә исә шәһәр һәм район башкарма комитетлары хезмәткәрләре дә, мәгариф бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе уколлективлары да бар иде, кыскасы, һәр муниципаль хезмәткәр бу эшкә үз өлешен керткәндер, мөгаен.
Бу язгы акция башкасына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан багышланганына да старт бирде. Мисал өчен, единоросслар Георгий тасмалары таратты, ә районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова барысына да мөрәҗәгать белән чыкты:
- Республика Ветераннар советы пленумы һәлак булган татарстанлылар истәлегенә бөтен республика буенча агачлар утырту максатыннан, быелның 9 маеннан 2015 елның 9 маена кадәр "Хәтер вахтасы" үткәрергә тәкъдим итте. Нурлат ветераннар (пенсионерлар) Советы моны хуплады, без сугышта һәлак булган һәм үлгән ветеран-якташларыбыз, үзебезнең Советлар Союзы Геройларыбыз, Дан орденының тулы кавалерлары санынча 15 меңнән артык ашач утыртачакбыз. Мин сезне дә Ватаныбыз өчен көрәшкән бабайларыгыз истәлеген хөрмәтләүче акциягә кушылырга чакырам, - диде ул.
Тулаем алганда, бу көнне шәһәрдә 2000ләп каен, миләш, чыршы үсентеләре утыртылды. Ә район буенча бу сан күпкә саллырак, әлбәттә. Мәсәлән, Яңа Иглай авыл җирлегендә урман тармагы хезмәткәрләре, чокырны эрозиягә каршы ныгыту өчен, 20 гектарда 8000 төп нарат һәм каен үсентесе утыртканнар, Биккол җирлегендә 1,5 гектарлап мәйданга агачлар утыртылган. Нурлат урманчылыгыннан әйтүләренчә, акция бер көн белән генә чикләнмәячәк, ул 17 майга - Бөтенроссия агач утырту көненә кадәр дәвам итәчәк, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат